"Тәңре аңы" китабыннан өзек.
Тойоннар. Тәңре аңы рухание тойон, ә тойоннар институты – тойонат дип атала. Тойон - ул ияләрне, тереклек дөнья көчләрен тоючы һәм галәми белемнәргә ия кеше. Тәңре тойонны үзенең илче-арадашчылары аша билгели.
Тойонат ике өлештән: йолачы һәм тәңречеләрдән тора. Тәңрече - каһин (жрец) ул.
Тойон Тәңре аңы канунын тормышка ашырырга бурычлы.
Иерархия:
Әүлия – игелекле тормыш алып баручы һәм үзгә рухи сәләте булган кеше. Ул һәрвакыт халык арасында һәм сихер, тылсым, фал ачу белән шөгыльләнә. Тәңре аңы хезмәтчеләре арасында түбәнге баскычта тора.
Багучы – экстрасенсор сәләткә ия кеше. Ул имчелек итә: дәвалый һәм өшкерә, күрмәсләр ярдәмендә күрәзәлек итә. Шул ук вакытта ул яшьләр арасында тәрбия эше алып бара.
Кам – тормышның төрле өлкәләре белеменә ия кеше. Ул кешеләр белән даими элемтәдә тора: имли, чир дәвалый, тумар яза һ.б. йола уздыру белән шөгыльләнә.
Тибин – югары галәми белемгә ия кеше. Ул тормыш мәшәкатьләреннән баш тартып, гомерен игелекле хезмәткә багышлый. Төрле белемнәрне һәм практикаларны өйрәнә, яшәеш хикмәтләре турында фәлсәфи уйланулар алып бара, халыкка Тәңре аңы белемен тарата, корбан китерү һ.б. йолалар белән җитәкчелек итә, кешеләрнең гозерләрен хәл итә. Шул ук вакытта ул үз вакытын халык арасында аралашып уздырмый. Тибин тәңрече тойоннар арасында түбәнге баскычта тора.
Тәңрекан – тивиннәрнең башлыгы. Ул югары галәми белемгә ия кеше. Тәңре аңы белемнәрен тирәнтен өйрәнү белән шөгыльләнә. Ул Тәңре аңының идеологы булып тора.
Иалабаш - Тәңре аңы идеяләрен алып баручы, тормышка ашыручы, югары тойон кара: Аюпов. Хәзерге татар теленә якын итеп әйтсәк, йолабаш буладыр.
Әлеге рухани дәрәҗәләр, шулай ук, “Борынгы төрки сүзлек”тә һәм Мәхмүт Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” энциклопедик сүзлегендә күрсәтелгән.
Тәңре аңы буенча, кеше үз теләге белән тойон була алмый. Тойонлык сәләте нәселдән килә һәм Тәңре бүләге булып ачыла. Ул төрле билге белән төш яки арадышчылар аша аруаклардан җиткерелә. Аңа кадәр кеше дәвалауга бирешми торган чирләр, кыенлыклар кичерә. Сынауларны узганнан соң гына сәләт ачыла һәм ул кеше Тәңре аңы хезмәтчесенә әверелә.