Элек ничек дәваланганнар
Бала чакта кичергәннәр еллар үткәч тә тоныкланмыйча, хәтердә ачыграк саклана. Менә мин авырыйм, кызышып ятам, салкын тидергәнмендер инде. Инәки чынаяк белән үлән чәе китерә, кыяфәте борчулы да, ягымлы да, мин эчәм дә йоклап китәм. Ә иртән йокыдан сәламәт булып уянам. Могҗиза! Бер чынаяк үлән чәе мине терелтте. Ул чәй генә булмагандыр, әнкәем чәе белән бергә үзенең теләк-догаларын да салып биргәндер. Сүз-теләкнең сихәт икәнен беләбез бит без.
Икенче очрак. Мин Баулыда түтәйләрдә кунакта. Аның башы авырта. Мине җитәкләп бер апа янына киттек. Хәл-әхвәл сорашкач, апа түтәйне урындыкка утыртты да, башын мунчала бау белән әйләндереп бәйләде. Бауның очын тотып суккалады. Бераздан бау бер якка авышты кебек. Хуҗа апа: “Синең каның дөрес йөрми, шуңа башың авырта”,- диде. Баш түбәсенә эретеп ак май салырга һәм җылы уч белән тотып торырга кушты. Шулай эшләгәч, түтәйнең хәле чынлап та яхшырды кебек. Кул белән авырткан җирне җылыту ысулын әбиләр яшь аналарга да өйрәтәләр иде. яңа туган бала бик нәзберек була бит, башын, аркасын, эчен җылы кул белән сыпырсаң, ул тынычланып китә.
Мин китергән мисаллар алар, авырганда якыннарыбызга ярдәмгә кулланылган гади генә алымнар. Бүген үз хәлеңне ачыкларга кан басымын һәм кандагы шикәрне, температурны тикшерә торган төрле җайланмалар бар, тиз генә дару да кабып куябыз. Дәвалау системасы барлыкка килгәнче (хәзерге медицина), кешеләр ничек итеп авыртулардан ярдәм таптылар икән? Үзебезнең авылда кулланылган кайбер дәвалау ысуллары турында искә төшереп китмәкче булам. Язганнар куллану өчен түгел, ә бер истәлек булсын.
Чирләр бик күп төрле. Башта йогышлы авырулар, эпидемияләргә кыскача гына тукталыйк. Бу турыда күп язып булмый - халык йогышлы авыруларны дәвалый белмәгән диярлек. Чәчәк, кызамык, ваба авырулары табигый каза рәвешендә кабул ителгән: кемне сукырайтып, кемне шадралап, кемне үзе белән мәңгелеккә ияртеп алып киткән алар.”Йогышлы авыру, пычрак җир эзли”,- ди мәкаль. Кысан өйләрдә, мал-туар белән бергә, ярлылыкта яшәгән халыкның йогышлы чирләрдән күпләп кырылуы табигый саналаган. Бигрәк тә яшь балалар үлгән. Мөхәммәдиев Хәләфи агайның үнбер баласыннан (11!) бер Муса гына исән калган. Алтынгәрәй кызы Саниянең сугыштан качып кайтканда өч баласы да поездда эчләре китеп үлгән, ире сугышта һәлак булган. Бу кайбер мисаллар гына.
Шулай да халык йогышлы авырулардан да үзенчә шифа эзләгән. Хәбибуллина Кәримә апа кызамык белән чирләп ятканда аңа пешкән шалкан ашатканнары турында сөйләде. Гыйбадуллина Миннегөл апа шулай дәвалый торган булган. Эч киткәндә чиратлап тозлы су һәм шомырт кайнатып эчергәннәр. Чәчәк белән авыручы янына кеше кертмәгәннәр.
Йогышлы авырулардан тыш, гади авыл кешесен тагын нинди авырулар ешрак борчыган соң? Күп чирләрнең сәбәбе өзлексез авыр эштә изелүдә, салкын һава шартлары, начар туклануга бәйләнгәнне һәрбербез аңлый. Сугыш чоры михнәтләре һәм аннан соңгы елларда фермалардагы эш шартлары турында язганда бу турыда бераз әйтелде. Хәзер нинди ысуллар белән чирдән котылырга өметләнгәннәре турында язып китик.
Халык арасында үләннәр белән дәвалану киң таралган булган. Салкын тигәндә карлыган яфраклары, мәтрүшкә, гөлҗимеш һәм башка үзебездә үсә торган үләннәрне, тамырларны, кайрыларны, җимешләрне кайнатып, я төнәтеп эчкәннәр. Сызлаган аякларыны, буыннарны әрекмән, каен яфракларына төргәннәр, үлән суына тыгып утырганнар. Белеп кулланганда бу иң зарарсыз ысул. Без - табигать балалары, ашаган азыгыбыз да тирә-як табигатьтән алына, шуңа үләннәрнең яшәү көче бирүче дару да булганын бик борынгыдан аңлаганнар.
Авыр эштән бил авырту, буыннар сызлау киң таралагн авыртулардан булган. Бу очракта кешеләр үзләре ясаган терлек эч майлары, бал белән авырткан җирне сылаганнар. Салкын тигәндә аркага банка салганнар, чүлмәк утыртканнар. Авыр эштән эч төшкәндә, аякларны күтәреп эчне сылаганнар, чүлмәк файдаланган очраклар да булган. Болар җылы мунчада башкарылган. “Каен себеркесе хан кызын терелткән”, - дигән мәкаль мунчаның барыбыз өчен дә шифа икәнен тәкрарлый. Буыннарны таш парында тотып дәвалый белүче кешеләр булган.
Еш кына авыр күтәрүдән, бәрелүдән буыннар каймыккан очраклар була. Исергәптә Габбасова Гыйззәтбану апа тайган буыннарны утырта белә иде. Аякым бәрелеп, бармагым тайгач, Гыйззәтбану апага ярдәм сорап үземнең дә барганым булды. Аякны сабынлап җылы суда юып, бик җентекләп капшап, бармакны урынына утыртты, рәхмәт төшкере. Беренче карашка гына сөякне урынына утырту гади тоела. Шундый очрак булган: берәүнең кулбашы тайган. Кырыендагы ир кеше,”минем күргәнем бар, утыртам хәзер”, - дип моның кулын таркалый башлаган. Бичара аңын югалтып егылган, тиз генә зыян күрүчене Гыйззәтбану апага алып киткәннәр.
Авыл кешеләре тирә-як авыллардан төрле хәлләрдә ярдәм итәрдәй кешеләре белеп, барлап торганнар. Томбарлы авылында яңа туган сабыйларның сөякләрен урынына утыртучы кеше бар иде дип сөйләгәннәре хәтердә. Чатан, муены зыян күргән, бөкересе чыккан сабыйлар була бит, вакытында ярдәм күрсәтсәң, бала гариплектән котыла, сәламәт булып үсә. Ярдәм ала алмыйча, бөкере калган, урында ятучылар да юк түгел. Халыкның белгәне рәсми медицинада дөрес бәяләнмәгәннән килә бу.
Халык күп чирне кан куерудан килә дип исәпләгән. Начар канны агызып, канны яңарту мәслихәт саналган. Моның өчен сөлек салганнар, кан ала белүчеләр булган (хиджама). Бу ысул хәзер дә киң кулланыла. Кан алучылар һәм сөлек салучыларның шәһәрләрдә үз клиникалары пәйда булды. Ихтыяҗ туган, димәк.
Хәзер бөтенләй онытылган дәвалау ысуллары да бар. Нык кыйналган очракта кешегә ничек ярдәм иткәннәр соң? Гамир Вәлиуллин белән шундый хәл булган. Болганчык елларда, аклар-кызыллар сугышында, ул чехлар кулына эләгә. Аны баганага бәйләп нык кына кыйныйлар да, үлде бу дип тиреслеккә чыгарып ташлыйлар. Туганнары моны белеп, килеп алалар һәм терелүенә өметләнеп, яңа суйган сарык тиресенә төреп куялар. Икенче көнне дә яңа тирегә төрәләр. Терелә Гамир. Әгәр тирегә төрү мөмкинлеге булмаса, син зинданда, кыйнадылар ди, аңыңда булганда сидек эчәргә кушканнар, яки эчергәннәр. Бер вакыт ул уринотерапия ысулы бөтен Рәсәйдә бик популяр булып алды. Гади авыл кешеләре дә эчәкләр урыныннан купканда, яки авыртканда сидек эчкәннәр икән. Мин моны белми идем.
Күз буучылар турында зур гына мәкалә язып, интернетка куйган идем. Кабатлап тормыйм, гипноз дип аталган бу ысулны кешене тынычландыру, дәвалу өчен авылда еш кына куллана торган булганнар. Ишеткәнем буенча, инкыйлабка кадәр һәм бераз аннан соң да, Исергәптә күп кенә суфичылык тарафдарлары яшәгән. Аларның күбесе көчле күз буу сәләтенә ия булган. Камил Шәмсуаровның бу турыда язганы булды һәм үзем дә бу турыда истәлекләр тупладым, әмма исемлекләр язылган документ булмагач, теманы ныклап кузгатырга җөрәт итмим.
Сез бу сәламәтлек темасын тулылындырырсыз, үзегез белгәннәрне өстәрсез дип өметләнәм. Ихтирам белән Зәрия апа. 4 окт.2022. Әлмәт